Letra de Ул (Ul) - АИГЕЛ (AIGEL)

INFORMACIÓN DEL SENCILLO:

"Ул (Ul)" es una canción interpretada por АИГЕЛ (AIGEL), publicada en el álbum Пыяла (Glass)

Fecha de lanzamiento: 06 de noviembre del año 2020. 

Ул (Ul) Lyrics


Хәй-хәй, әтием

Дәү үсә тәтиең

Әни, әни, әнием

Дәү үсә нәниең:


Үсә-үсә, дәү үсә

Яфрак ата — ата була

Чәчәк ата — ана була

Сына, ката, бата, буйсына


Тудыра, үстерә, сындыра

Kатыра, батыра, буйсындыра

Сындыра-буй-буй-буй-буйсындыра

Сындыра-буй-буй-буй-буйсындыра


Ә беркөн берәү сынмый, катмый, батмый, буйсынмый

Кем ул?

— Ком ул, таң ул, тын ул, туры ул, тулы ул

Яңа телең ул, яңа белем ул, яңа илең ул —

Яна кәүсәсе, эссе тирәсе

Утлы ботаклар үсеп кочаклар сине, ана:


— Хуш

Хуш

Анам

Мин янам

Мин яңа

Ут

Атам, хуш

Мин үзем атам — үзем ук

Очам иске дөнья өстеннән —

Иске дөнья бетә

Узып китә җир йөзеннән кара күләгә -

Мин яңа иртә

Мин туармын иртәгә


Яна-яна, җаным яна, яна, җанымны ярам

Сынмыйм мин, сындырмыйм, буйсындырмыйм —

Янам-яндырам

Яна-яна, җаным яна, җаным, ян, яман ярам

Сынмыйм, сындырмыйм, буйсынмыйм — янам-янам-яндырам


Утлы тамырлары күкерт туфракларга үтәләр

Тамырыңны көл итсәң генә коштай оча аласың, дияләр

Ян, янар учак, оч, очкын

Оч, янар канат, яндыр пар канатыңны


Ул канат, ул каный

(яңа кан, яңа көн)

Ул сынмый, буйсынмый

(Кем ул, кем? Кем ул, кем?)

Ул энә, ул тегә яңа көн, яңа өн;

Ул туа иртәгә - кем ул, кем?


Я, патша

Сал йозак ишеккә

Сал курку бишеккә

Тик янып беткән өйгә йозак кирәкми

Ә төбе черек бишек тишек:

Курку ятып кала — төшеп китә бала

Ул азат, ул канат, ул каный (яңа кан, яңа көн!)

Ул сынмый, буйсынмый

(Кем ул, кем?)

Ул учак, ул яна, ул бора, ул бөгә

Ул энә, ул тегә

Ул туа иртәгә

Туа иртәгә

Кем ул, кем? — Улың ул

Кем ул, кем? — Улың ул

Кем ул, кем? — Ул туа иртәгә



Calificar Canción

VOTOS

¿Cuándo salió "Ул (Ul)" de АИГЕЛ (AIGEL)?
06 de noviembre del año 2020


¿En qué álbum está "Ул (Ul)" de АИГЕЛ (AIGEL)?
Пыяла (Glass)



Top 5 canciones de АИГЕЛ (AIGEL)

Estas son algunas de las canciones más escuchadas de АИГЕЛ (AIGEL). Si te gustó "Ул (Ul)", también puedes leer sus letras, conocer sus colaboraciones y explorar su discografía completa en LETRASBOOM.COM.

Пыяла (Glass)

Мәхәббәт пыяласын атасың — карасын, Чын бәхет пыяласын бәрәсең, ватасың, Күздә күз, күздә күз, күздә күз, нурым ояла, Кулда кул, кулда кул, кулда — кулда пыяла, Мәхәббәт пыяласын атасың — карасын, Чын бәхет пыяласын бәрәсең, ватасың, Күздә күз, күздә күз, күздә күз, нурым ояла, Кулда кул, кулда кул,…

Яд (Poison)

Всё с чистого листа, Чистого листа, чистого листа, Чистого, чистого листа, чистого, Я с другим ласково, Ты с другой неистово, Я с другим — ласково, Ты с другой — неистово, Кто жадней, кто пьяней, кто ночней, кто подлей, Ты или я?, Делим деньги, Делим дети, Делим-делим на твое и мое, Делим накопленны…

Начар малай (Bad boy)

Пока урам малайлары, икеле капчыклары, кыргый сорауларын чишә урамда сугышып, Пока юньсез ир атлар - оятсыз аталары, Эчеп, исереп, бер-берсен үтереп хайванлана юләр башларында адашып, Пока кабәхәт картлачлар, илләрен туздырып бетереп, утыралар, биек тәрәзәләреннән төкереп, Без нишлибез, кызым, Без а…

Кара айгыр (Black horse)

Назлы икәнсең, Кара айгыр, Кемне көтәсең, Кара айгыр, Җете күзен талаган нинди якты, Тозлы сулар тутырган нинди чаткы, Назлы икәнсең, кара айгыр, Кемнән киткәнсең, кара айгыр, Гүзәл ялың сүтелгән нинди җилдә, Нинди сүрәт сүнгән ерак җем-җемдә, Көнең озак булсын, кара айгыр, Җаның азат булсын, Беркем…

Ул (Ul)

Хәй-хәй, әтием, Дәү үсә тәтиең, Әни, әни, әнием, Дәү үсә нәниең:, Үсә-үсә, дәү үсә, Яфрак ата — ата була, Чәчәк ата — ана була, Сына, ката, бата, буйсына, Тудыра, үстерә, сындыра, Kатыра, батыра, буйсындыра, Сындыра-буй-буй-буй-буйсындыра, Сындыра-буй-буй-буй-буйсындыра, Ә беркөн берәү сынмый, катмы…

Lee la letra completa de Ул (Ul) interpretada por АИГЕЛ (AIGEL). Descubre el video musical, la información del sencillo y explora más letras, álbumes y colaboraciones del artista en LETRASBOOM.COM.